- тураклау
- 1. Бөтен, тоташ нәрсәне вак-вак кисәкләргә әйләндерү; вак-вак итеп кисү, турау 2. сөйл. Пычак, кылыч һ. б. ш. белән чапкалап үтерү 3. күч. (Дошманны) юк итү, үтерү 4. күч. "Күңел, бәгырь, җан" һ. б. ш. сүзләр белән килгәндә: рухи газаплау яшь йөрәкне тураклыйсыз
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.